Азнакай балаларының кышкы каникуллары күңелле уза
МӘДӘНИЯТ

Азнакай балаларының кышкы каникуллары күңелле уза

Бүген Р.К. Ишкәев исемендәге шәһәр паркында Мәдәни үзәк иҗат төркеме балалар өчен «Күңелле каникуллар» дигән спорт- музыкаль күңел ачу чарасы үткәрде.

Каникуллар чорында Мәдәни үзәк хезмәткәрләре балалар өчен төрле мавыктыргыч чаралар үткәрәләр.

"Балалар барлык спорт уеннарында һәм конкурсларда бик теләп катнаштылар, шигырьләр сөйләделәр, биеделәр, җырлар җырладылар. Ә соңыннан балалар чыршы тирәли әйлән-бәйлән әйләнделәр. Балалар күпме позитив алып, күңелләрен күтәрделәр, шатланып уйнадылар. Иң мөһиме – саф һавада үткән чарадан канәгать булып таралдылар," - дип хәбәр итә Мәдәни үзәк директоры Гүзәл Николаева.


Нет комментариев