Азнакай артистлары интернат-йортта яшәүчеләргә бәйрәм бүләк итте
МӘДӘНИЯТ

Азнакай артистлары интернат-йортта яшәүчеләргә бәйрәм бүләк итте

Азнакай шәһәре Мәдәният йорты иҗат коллективы картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр янына бәйрәм концерты белән бардылар.

“Яңа ел – гаилә бәйрәме дип исәпләнә. Әмма бар кеше дә аны якыннары арасында уздыра алмый. Интернат-йортта яшәүчеләрнең дә андый мөмкинлеге юк.  Бәйрәм алдыннан кәефләрен күтәреп, артисларыбыз аларга җыр-моңнарын бүләк иттеләр. Өлкәннәр үзләре дә Кыш бабайга шигырьләр сөйләделәр, бүләкләр алдылар”, - дип яза Мәдәният йорты методисты Алсу Быкова.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев