Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Актүбәлеләр Мәдәни мирас һәм цифрлаштыру елларына старт бирделәр

Актүбә бистәсенең Ю.Гагарин исемендәге мәдәният йортында Россия халыкларының мәдәни мирасы елы һәм Татарстанда Цифрлаштыру елын ачу тантанасы булды.

Әлеге чарада район башлыгы урынбасары Роза Галеева һәм бистә башлыгы Александр Севостьянов катнашып, бәйрәм белән тәбрикләделәр.
“Безнең бистәбездә һәм районыбызда күпмилләтле халык яши. Без кулга-кул тотынып бергәләп Актүбәне төзедек, аны үстердек. Барлык бәйрәмнәребез дә уртак, мәдәни мирасыбыз бай. Быел бистәбездә “Татнефть” җәмгыяте ярдәмендә зур проектлар тормышка ашырылачак, ул тагын да матурланачак, халык өчен уңайлыклар артачак. Иң мөһиме – барыбызга да исәнлек-саулык, иминлек”, - диде Роза Галеева. 
Чараны мәдәният йортының иҗат коллективлары концерт номерлары белән бизәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев