Актүбә бистәсенең Ю.Гагарин исемендәге мәдәният йортында 19 нчы “Актүбә йолдызлар кабыза” фествиале узды.
2020 елда әлеге проект “Татнефть” җәмгыяте грантын отты. Быел аның сайлап алу турында 500 гә якын конкурсант чыгыш ясады. Алар “Вокал-соло”, “Вокаль ансамбльләр”, “Хореография”, “Сүз сәнгате”, “Театраль күренеш” номинацияләрендә бәйге тоттылар һәм иң яхшы номерлар гала-концертка сайлап алынды.
43 башкаручыга җиңүче дипломнары тапшырылды. Гран-прига “Сүз сәнгате” номинациясендә Амелия Нигъмәтуллина (җитәкчесе Нина Хвалеева) лаек булды. Тамашачы мәхәббәте призы Актүбә 2 нче урта мәктәбеннән Данил Латыйповка бирелде.
Нина Хвалеева
Нет комментариев