Әгерҗелеләр фестивальдән  җиңү белән кайттылар
МӘДӘНИЯТ

Әгерҗелеләр фестивальдән җиңү белән кайттылар

Халыкара Татар мәдәнияте үзәкләренең IV онлайн-фестивале узды

Россиядә укытучылар һәм остазлар елы, Татарстанда  Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр  елы уңаеннан Казан шәһәре кооператив  институтының Дәрдемәнд  исемендәге  татар мәдәнияте үзәгендә  “Безнең кавем”,  дип исемләнгән  Халыкара Татар  мәдәнияте үзәкләренең IV онлайн-фестивале узды.

 

Анда  төрле районнардан  200 дән артык кеше  катнашты.  Әгерҗе авыл Мәдәният йорты хезмәткәрләре  “Татар халкының гореф-гадәтләре” номинациясендә III дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр. 

Безнең максатыбыз – татар халкының матур гореф-гадәтләрен саклау һәм киләчәк буынга да  җиткерү. Без бу фестивальдә “Су юлы күрсәтү” йоласы сценарие  белән   катнаштык.  Алга таба да матур эшләргә рухланып кайттым, – ди Әгерҗе авылы Мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Гөлгенә Ибраһимова.  


Нет комментариев