Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Әгерҗе авылында Сабантуйга әзерлек бара

Бала-чаганың да, олыларның да иң көтеп алынган бәйрәмнәрнең берсе – Сабантуй да якынлаша

Әгерҗе авылында да шушы милли бәйрәмгә ныклап әзерләнәләр.

Авыл халкы, кем – көрәк, кем тырма алып, Сабантуй мәйданын чистартырга, төзекләндерергә, баганаларын, эскәмияләрен әмәлләргә килделәр. Саф һавада пешкән тәмле коймак белән самавыр чәе артыннан күңелле ял мизгелләре үзләре ни тора. Күмәк көч белән хәстәрләнгән бәйрәм дә кадерлерәк була!

Шулай ук ялларда сөрән суктылар. Милли киемнәрдән Әгерҗенең яшь буын вәкилләре сөрәнчеләр булдылар. Моңлы җырлар, дәртле биюләр, баганага бәйләнгән төрле-төрле яулыклар, сөлгеләр бәйрәм алды рухын тудырдылар.

Искә төшерәбез: Әгерҗе авылында Сабантуй элекке урынында – тау итәгендә үткәреләчәк, 8 нче июнь сәгать 10.00дә башланачак.

Фотогалерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев