Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

1 Май бистәсендә бәйрәм гөрләде

“Маяк” газетасының даими хәбәрчесе, 1 Май бистәсе мәдәният йорты җитәкчесе Гөлнара Гапдрәкыйпова авылда ир-егетләрне хөрмәтләгән Ватан сакчылары көне һәм мартның тәүге бәйрәме - 8 Март бәйрәмнәрен бик күңелле үткәрүләре хакында хәбәр итә.

 Анда Мәнәвез, Урманай, Әгерҗе авыллары үзешчәннәре дә катнашып, үзләренең җыр-биюле күчтәнәчләре белән килгән. Мәнәвез үзешчәннәре күрсәткән нигез салу йоласын да зур кызыксыну белән тамаша кылганнар.

–Авыл халкы өчен онытылмас, бик күңелле бәйрәм булды ул, – ди хәбәрчебез. –Ләйсәнә һәм Әнәс  Гыйльмегалиевлар тәмле бәлешле, тәм-томлы өстәл әзерләп сәхнә осталарын сыйлады...

 Әйе, авыл халкы гомер-гомергә шулай кунак итешеп, аралашып яшәгән. Бу бердәмлек дәвам итсен.

              

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев