Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы

Без тарихта эзлебез

Азнакайда “Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез” шәҗәрәләр фестиваленең муниципаль этабы узды.

Ел саен архив эше буенча ТР Дәүләт комитеты тарафыннан җирле хакимият белән берлектә муниципаль, зона һәм республикакүләм этапларда “Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез” шәҗәрәләр фестивале уза.  Быел  Балалар иҗаты үзәгендә узган фестивальнең беренче этабында районыбыздан алты гаилә: Чанышевлар, Хәбибуллиннар, Исраевлар, Ибраһимовлар. Шәраповлар, Латыйфуллиннар гаиләләре  катнашты. Фойеда гаиләләр үзләренең  элек-электән яратып эзерләнә торган ризыкларыннан, гаиләнең истәлекле әйберләреннән күргәзмәләр әзерләгәннәр. Фестивальгә олы яшьтәге әби-бабаларыннан башлап, нәни оныкларына кадәр килгәннәр.

.

Бәйгенең икенче өлешендә фестивальдәгеләр тамаша залына үттеләр. Һәрбер гаилә командасы үзенең нәсел шәҗәрәсен тәкъдим итте.  Монда буыннар чылбырының гореф-гадәтләре, шөгыльләре, җыр-биюгә осталыклары... бар да чагылыш тапты.    

Бәйгенең иң күңелле мизгелләре: бүләкләүләр. Фестивальдә катнашучыларны  район Советы аппараты җитәкчесе Эльвира Галиева, ТР архив эше буенча Дәүләт комитетының архив документларын фәнни файдалану һәм халыкара элемтәләр бүлеге җитәкчесе Айсылу Галиева, Казан мәдәният институты  доценты Эльвира Шәрәфетдинова, район архив бүлеге җитәкчесе Венера Вәлиева сәламләделәр. Алар барлык гаиләләрнең дә эшләренә соклануларын, олы рәхмәтләрен белдерделәр. 

Киеренке бәйгедә Шәраповлар гаиләсе – беренче, Ибраһимовлар – икенче, Хәбибуллиннар гаиләсе өченче урыннарны алдылар. Аларга дипломнар, акчалата сертификатлар тапшырылды. Җиңүчеләр фестивальнең зона фестивалендә катнашачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев