Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы

Азнакайлылар Татарстан картасын чигүдә катнаштылар

Агымдагы елда республикабызда уникаль проект тормышка ашырылды – осталар Татарстанның чигелгән картасын тәкъдим иттеләр.

Аерым-аерым чигелгән өлешләр тоташтырылып, бер тукымага җыелды. Анда республиканың барлык 43 районы һәм ике шәһәр округы күрсәтелгән.

Әлеге зур хезмәттә азнакайлыларның да саллы өлеше бар.

– Эскизның төп авторы –  Азнакай сәнгать мәктәбе укытучысы Рәмзия Ханнанова. Картада районыбыз дан тоткан бар нәрсә дә чагылды: горурлыгыбыз булган мәгърур Чатыр тавыбыз да, анда яшәүче байбаклар да күрсәтелде, игенчелек, нефть тармагы да читтә калмады. Тау фонында – лачын. Ул максатчанлык, ирек, көч символы булып тора. Лачын районыбыз гербында да сурәтләнгән. Аның югары күтәрелгән канатлары районның икътисади нигезен – нефтьне, шулай ук иртәгәсе көнгә ышанычны аңлата. Алтын башак, яшел төс – авыл хуҗалыгы, шулай ук табигать, сәламәтлек, экология, тормыш үсеше; кызыл төс –  хезмәт, көч, батырлык һәм матурлык символы булып тора. Районыбыз саф сулы чишмәләргә, елгаларга бай. Алар зәңгәрсу җепләр белән билгеләнгән. Үзебезнең өлештә тарихыбызны чагылдырган символикаларны, халкыбызның сәнгать байлыгын, матурлыгын күрсәтә алдык, – ди район мәдәният идарәсе җитәкчесе Гөлсинә Хафизова.

Чигү буенча төп эшне башкаручы – халык сәнгать кәсебе остасы Галина Герк.

– Мин картаның кечкенә, аннан зур фрагментын да чиктем. Ул тамбур һәм тоташтан чигү алымы башкарылды. Эш җиңел булды дип әйтә алмыйм. Инә тоткан кеше беләдер, чигү – бик вак, зур сабырлык сорый торган хезмәт. Бәләкәй чактан кул эше тоттым, әни дә бик матур чигә иде. Шуңа тырышып, бар күңелемне салып эшләдем. Бездә элекке чорларда тукучылык зур үсештә булган. Бабайларда да келәм туку җайланмасы бар иде. Моны да картага керттек. Аның бер почмагында сөлге, һәм тукылган келәмне чагылдырган бизәкләр дә бар. Эшне тәмамлагач, үземдә бик зур горурлык хисе кичердем. Чөнки картада халкыбызның, районыбызның үткәне дә, бүгенгесе дә чагылган, – ди Галина Герк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев