Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы

Азнакайда узган театр фестивале балаларны бер сәхнәгә җыйды

Балалар иҗаты үзәгендә «Сәйяр» балалар һәм яшүсмерләр театрлары республика фестиваленең муниципаль этабы узды. Анда барлыгы 11 мәктәп һәм 13 балалар бакчасы катнашты.

«Сәйяр» театр фестивале 2016 елдан «Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы кысаларында үткәрелә.

Аның төп бурычлары булып яшь буынның татар язучылары һәм

драматурглары иҗатын өйрәнүгә мотивациясен арттыру, театр сәнгатенә укучыларның игътибарын җәлеп итү, балалар һәм яшьләргә сәнгать-эстетик һәм әхлакый тәрбия бирү, иҗади сәләтле укучыларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев