Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы

Азнакайда Тау патшасын ачыкладылар

Бүген Азнакайда «Патша тау» төбәкара фестивале үтте

"Парус" спорт-туристик базасында узган бәйгедә Азнакай, Баулы, Түбән Кама, Чистай районнарыннан дистәгә якын команда катнашты.

Республика аграр яшьләр оешмасының Азнакай бүлеге тарафыннан оештырылган бәйге-бәйрәмдә егетләр-кызлар үзләрен җитезлектә, зирәклектә сынап, төрле этаплар аша үттеләр.

- Фестивальнең максаты - үзебезнең горурлыгыбыз булган мәгүрур Чатыр тавыбызны, аның данын еракларга таныту, яшьләр арасында эшче һөнәрләргә мәхәббәт уяту, традицияләребезне дәвам иттерүгә этәргеч бирү, - ди аграр яшьләр оешмасының Азнакай бүлеге җитәкчесе Гөлназ Исламова.

- Уеннар да шуны күздә тота. Команда әгъзалары утын да кисәчәк, аркан да тартачак, чыбыркы шартлатачак, печәнен дә чабачак. 

Бу көнне Азнакайда тәмле рекорд та куелды: 1030 өчпочмактан тау өелде. Милли ризыгыбыз булган өчпочмакларны Земфира Леснова әзерләгән.

Мәйданда балалар һәм өлкәннәр өчен төрле күңел ачу чаралары, мастер-класслар да оештырылган иде.

Фестиваль җиңүчеләре белән "Маяк" газетасында таныша аласыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев