Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы

Азнакайда “Татар кызы – гүзәлем” бәйгесе узды

Мәдәният йортында узган “Татар кызы – гүзәлем” бәйгесендә 7 кыз матурлыкта, сәләттә һәм осталыкта көч сынашты.

“Бу бәйге районыбызда ел саен уздырыла. Быел ул Татарстанда милли тардицияләр һәм гореф-гадәтләр елына багышлана. Конкурсантлар  үзләре белән таныштыралар, гаилә традицияләрен, иҗади сәләтләрен, аш-суга осталыкларын күрсәтәләр”, – ди мәдәният идарәсе җитәкчесе Гөлсинә Хафизова.

Кызларның чыгышларын район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев рәислегендәге мәртәбәле жюри бәяләде, җанатарлар көч биреп торды.

Конкурсантларның һәрберсе ныклап әзерләнгән, матурлык ягыннан да, сәләт ягыннан да бер-берсенә тиң иде. Шулай да бәйге бәйге булып кала һәм “Татар кызы – гүзәлем” титутлына Сөмбел Талипова лаек булды.

“Мин Азнакайда туып үстем, 5 нче мәктәптә укыйм. Бу бәйгедә беренче тапкыр катнашам, республика күләмендә әдәби сүз бәйгеләрендә катнашканым бар. Зөлхия Миннеханова җитәкчелегендәге “Тылсым” театрында шөгыльләнәм, анда сәхнә осталыгына өйрәнәбез. Тугызынчы сыйныфтан соң Казанга режиссерлыкка укырга китәргә җыенам”, – ди  Сөмбел Талипова.

Калган конкурсантлар да төрле номинацияләр буенча бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев