Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы

Азнакайда Татар ашлары көне үтте

Районда Милли мәдәниятләр һәм гореф гадәтләр елына багышланган чаралар уздырылып тора.

Аның чираттагысы –  Татар ашлары көне “Акчарлак” ресторанында үтте. Биредә татар милли ризыкларыннан күргәзмә дә әзерләнгән иде. Мәктәп туклануы комбинаты кызлары әзерләгән аш-суны теләгән һәркем авыз итеп карый алды.

– Өч дистә елдан артык ОРС системасында эшләдем. Бүген менә хезмәттәшләремнең уңышларына сөенеп йөрим. Аш-су, камыр ризыклары – һәммәсе телеңне йотарлык. Безнең татар халкы кунакларны матур итеп каршы ала да, кунак та итә белә. Үзебезне чын кунаклар кебек хис иттек, оештыручыларга рәхмәт, – ди Фәндәрия Җиһангирова.

Чараны ачу тантанасында район башлыгы Марсель Шәйдуллин да катнашты.

– Мәктәп туклануы комбинаты җитәкчесе Иршат Зарипович “Татар ашлары күргәзмәсе үткәреп, милли ашларыбызны халыкка күрсәтергә иде”, – дигән тәкъдим белән кергәч, бик шатланып риза булдык. Милли ризыкларыбыздан торган күргәзмәне карап чыктык. Барысы да мулдан әзерләнгән. Элеккеге гореф-гадәтләребез онытылырга, юкка чыгарга тиеш түгел. Бүген чарага килгән өлкән яшьтәге апалар бихисап, сез милли ризыкларыбызны әзерләп үскән буын, бүген инде алар белән балалар, оныкларыгыз белән бүлешәсез, рәхмәт сезгә, – диде Марсель Шәйдуллин.

Күргәзмәгә татар халкының милли камыр ризыклары мулдан куелган иде. Өчпочмак, вак бәлеш,чәкчәк, кыстыбый, тәбикмәк  һәм башка төр ризыкларны бик теләп алды азнакайлылар.  Шунда ук катлама, чумар, токмач, борчак ашларыннан, кияү пилмәне, кызыл катыктан да авыз иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев