Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы

Азнакайда Нәүрүз бәйрәме узды

Халык язны да, бәйрәмнәрне дә, ярминкәләрне дә сагынган. Шифа алды халык белән шыгрым иде. Бу көнне язгы ярминкә дә гөрләде.

Көне дисәң дә, көне... Язгы кояш елмая, җылы, рәхәт, күңелле. Тирә-юньгә шашлык исе таралган.  Самоварларда чәйләр кайный, коймак пешә.  Авыл җирлекләре мәдәният хезмәткәрләре һәр бәйрәм саен әнә шулай  чәйле, коймаклы табыннары белән киләләр. Афәрин!

Ничек инде шундый көндә, шундый бәйрәмдә өйдә утырасың. Сагынганнар азнакайлылар язны да, ярминкәләрне дә.   Кайда терлек  ите, кайда кош-корт ите, кайда үсентеләр, бал, май, сөт, йомырка... бар да бар.  Болар кибеттә дә бар дисезме? Юк шул  болары халыкның үз хуҗалыкларында җитештерелгән, арадашчылардан башка сатыла. Шуңа да бәясе дә арзанрак. Мәсәлән, ярминкәдә йомырканы 80 сумга да алырга була иде.  “Таллы Бүләк” хуҗалыгы машина белән арпа алып килгән, “Марс” хуҗалыгы  – терлек ите. Сатып алучыларның күз алдында ук, пычкы белән кисеп, ваклап та бирәләр.

Нәүрүз бәйрәмен көн белән төн тигезләшкән көнне бәйрәм итәләр.  Нигездә бу көнне кышны озатып язны каршы алалар. Ул бөтен халыкларның дуслыгын, бердәмлеген дә күрсәтә. Районыбызның мәдәният хезмәткәрләре әзерләгән театраль тамашада боларның барысы да чагылыш тапты.  Төрле милләт халыкларын берләштергән Азнакай халкының дуслыгын да; Кыш бабайны озатып, гүзәл Нәүрүзбикәне каршы алуны да күрсәттеләр. Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов  азнакайлыларны һәм килгән кунакларны тәбрикләп, бәйрәмнәребезнең мөбарәк, ил-көннәребезнең имин, тыныч булуын, табыннарыбызның түгәрәк, мул булуын, Ватан сагында торучы ир-егетләребезнең исән-имин кайтуларын теләде. 

Хуш киләсең, яз кызы Нәүрүзбикә!  Бәхет-шатлыкларың белән кил, кышкы йокыдан уянган басу-кырларыбыз мул уңышлары белән сөендерсен!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев