Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы

Азнакайда Чатыр тау җыенының кайчан булачагы билгеле

8 июльдә Азнакайның Чатыр тавында халыкара “Чатыр тауда җыен” халык ижаты фестивале үткәрелә.

Фестиваль 10.00 сәгатьтә башлана.

Анда Татарстан Республикасының Азнакай, Актаныш, Алексеевск, Арча, Әлмәт, Әтнә, Баулы, Балык Бистәсе, Бөгелмә, Зәй, Кукмара, Лениногорск, Мамадыш, Саба, Сарман, Тукай, Чистай, Ютазы, Яңа Чишмә районнарыннан, Яр Чаллы шәһәреннән, Башкортстан Респкубликасының Бишбүләк, Ярмәкәй районнары, Октябрьский шәһәреннән, Самара өлкәсенең Похвистневск, Шенталы районнарыннан килгән фольклор коллективлары  чыгыш ясаячак. 

Бәйрәмдә төрки халыкларның кул эшләре осталарының күргәзмәләре, милли ашлары белән таныша аласыз. Сезне шулай ук уеннар мәйданчыгында төрки халыкларның милли уеннарында, мастер классларда катнашырга чакырабыз. 

Фестивальдә төрки халыкларның көнкүрешен чагылдырган “Сөлге аланы”, “Чәкчәк аланы”, “Халыклар дуслыгы урамы”, “Сабыйлар аланы”, “Уен Fest  яшьләр аланы”, “Әдәбият аланы” мәйданчыклары көтә.

0+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев