Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы

Әгерҗедә Сабан туе оешкан төстә узды

Әле ярый узган атнада булмады Сабан туе, – диючеләр булды.

Моның сәбәбе дә бар, чөнки узган атнаның шимбәсендә яңгыр гына түгел боз да явып узган иде. Ә бүген көн шулкадәр матур, рәхәтләнеп бәйрәм итергә мөмкинлек бар.

Әгерҗелеләрне һәм килгән кунакларны Әгерҗе авыл биләмәсе башлыгы  Назыйф Хәсәнов тәбрикләде  һәм авыл җирлегендә уңган, булган авыл халкы ярдәмендә ирешкән уңышларны барлады. Авыл хезмәтчәннәренә олы рәхмәтен белдерде. Район башлыгы урынбасары Роза Алмазовна да әгерҗеләлрне бәйрәм белән тәбрикләп, иң матур теләкләрен җиткерде. Бәйрәм бүләкләргә бай булды. Анда авыл активистлары, юбилярлар, спортчылар ... бар иде.

Сабан туе  күңелле уеннар, бәйгеләр, җыр-бию белән дәвам итте. Әгерҗе авыл җирлегенең иң батыр егете, иң җитез, уңган-булган кызы кем? Җиңүчеләр, призерлар кем?  Беләсегез киләме?Әлегә монысы сер. Боларның барысы турында да “Маяк” газетасының алдагы саннарында укып белә аласыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Менэ дигэн матур итеп булдырган безнекелэр. Молодецы