Татарстанда яшь әниләр иртәрәк эшкә чыга алачак
МӘГАРИФ. «Һөнәр иясе»

Татарстанда яшь әниләр иртәрәк эшкә чыга алачак

Быел республикабызда 22 балалар бакчасы сафка басачак.

ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Илшат Гыймаев «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә белдергәнчә, бу максатларга 5,28 миллиард сум акча юнәлдерелчәк.

Татарстан Республикасы буенча барлыгы 1,5-3 яшьлек балалар өчен 2,5 меңнән артык урын булдырылачак.

«Шул рәвешле, республикабыз һәм илебез яшь әниләр өчен менә дигән шартлар тудырачак, алар эшкә иртәрәк чыга алачак», – диде Илшат Гыймаев.

2010-2019 елларда республика программалары кысаларында һәм федераль бюджеттан бүленгән акчалар хисабына Татарстанда 37,5 мең урынлы 239 балалар бакчасы сафка баскан.


Нет комментариев