Чубар Абдул мәктәбендә яшелчә үстерәләр
Чубар Абдул урта мәктәбендә элекке традицияне саклап, яшелчә бакчасын гөл итеп тоталар.
“Елның-елында мәктәп яны территориясендә кәбестә, суган, кишер, чөгендер, кыяр үстерәбез, үзебезнең теплицабыз бар. Беренчедән, балалар практика вакытында эшләп, хезмәткә өйрәнеп үсәләр. Икенчедән, үзең үстергән ризык тәмле була, ашханәдә дә иш янына куш дигәндәй. Артыгын мәктәп кирәк-яраклары өчен халыкка сатабыз да, – ди мәктәп директоры Илдус Латыйпов.
Әлфия Шакирова җитәкчелегендә мәктәп яны бакчасында балалар да, укытучылар да, техник хезмәткәрләр дә иртә яздан кар көзгәчә хезмәт куялар. Ишек алды аллы-гөлле чәчәкләргә дә күмелгән.
– Үсентеләрне, орлыкларны үзебез дә әзерлибез, сатып та алабыз. Мәктәп яны матур булса, күңелле бит, – ди Әлфия Шакирова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев