“Бердәм Россия”нең Азнакай җирле бүлеге оештырган “Балалар бакчасына уенчык бүләк ит” акциясе дәвам итә.
Аңа кушылып, барлык депутатларыбыз да районның балалар бакчаларына шундый Яңа ел бүләкләре ясады. Азнакайга чираттагы визиты вакытында РФ Дәүләт Думасы депутаты Азат Ягафаров, район башлыгы Марсель Шәйдуллин белән берлектә, шәһәрнең “Улыбка” бакчасына сабыйларның хәрәкәтчәнлеген, зиһенен ныгыта торган кыйммәтле уенчыклар бүләк иттеләр.
Мәктәпкәчә учреждение коллективының, биредә тәрбияләнүче сабыйларның шатлыгына чикләр булмады. Нәниләр җитәкче абыйларына рәхмәт сүзләрен үзләренең җыр-биюләре, шигырьләре аша белдерде.
Нет комментариев