Азнакай командасы “Робосабантуй-2022” роботехника балалар фестивалендә икенче урынны яулады.
Ул 27 февральдә Казанның ИТ-паркында узды. Ул көнне биредә балалар ИТ-паркы пилот мәйданчыгы да ачылды. Фестивальдә Идел буе төбәгеннән 4-12 яшьлек балалар катнашты. Азнакай Балалар иҗаты үзгеннән өстәмә белем бирү педагоглары Денис Вәлиев һәм Наилә Хәкимова җитәкчелегендә 8 бала (4 команда) көч сынашты. Нурислам Маликов һәм Инзил Хәйртдинов “Робокөрәш” номинациясендә 22 команда арасында икенче урынга лаек булды.
“Фестиваль программасы бик бай иде. Без роботлар көрәшен, робоконкурсларда җиңүчеләрнең иҗади проектларын һәм башка кызыклы ярышларны карадык. Сабантуй партнерлары мастер-класслар һәм бүләкләр дә әзерләгән иде”, – ди Наилә Хәкимова.
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев