Азнакайның “Сандугач” бакчасында балалар Карга боткасы белән сыйландылар
МӘГАРИФ. «Һөнәр иясе»

Азнакайның “Сандугач” бакчасында балалар Карга боткасы белән сыйландылар

Азнакай шәһәренең 21 нче "Сандугач" балалар бакчасында Нэуруз бәйрәме узды.

“Кунакка Кыш бабай, Нәурүз, Шүрәле дә кунакка килделәр. Бәйрәм җыр-биюләр, уеннар белән үрелеп барды. Шулай ук балалар әби һәм бабай пешергән "Карга боткасы" белән дә сыйландылар, рәхәтләнеп күңел ачтылар. Максатыбыз – балаларда милли мәдәнияткә кызыксындыру уяту, татар халкының гореф-гадәтләренә мәхәббәт тәрбияләү”, – ди татар теле тәрбиячесе Дилбәр Мөхәммәтшина.


Нет комментариев