Азнакайның иң яхшы укытучылары бүләкләнде
МӘГАРИФ. «Һөнәр иясе»

Азнакайның иң яхшы укытучылары бүләкләнде

Азнакай районында “Ел укытучысы-22”, “Иң яхшы татар теле укытучысы”, “Елның иң яхшы тәрбиячесе» конкурсларының җиңүчеләрен бүләкләделәр.

Тантаналы чара Балалар иҗаты үзәгендә узды. Анда 22 педагогка район башлыгы Марсель Шәйдуллин бүләкләр тапшырды.

“Сез – районыбызның горурлыгы, йөзе. Балаларга булган мәхәббәтегез, һөнәрегезгә бирелгәнлегегез, тугрылыгыгыз, талантыгыз өчен зур рәхмәт”, – диде ул.

Әлеге хакта тулырак “Маяк” газетасыннан укый аласыз.


Нет комментариев