Азнакайда укучылар командалары арасында волейбол ярышлары бара
МӘГАРИФ. «Һөнәр иясе»

Азнакайда укучылар командалары арасында волейбол ярышлары бара

“Мәктәп волейбол лигасы” проекты кысаларында мәктәп укучылары арасында волейбол буенча республика турнирының муниципаль этабы башланды.

Азнакайда ул 5 нче урта мәктәп базасында узды. Анда барлыгы 10 – малайлар, 4 кызлар командасы көч сынашты.

Ярышларны ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов катнашты һәм укучыларга спортта уңышлар теләде.

Турнир бүген Тымытыкта, иртәгә Актүбәдә дәвам итәчәк.


Нет комментариев