Көзге каникул чорында мәктәп яны лагерьларында төрле чаралар уза.
Азнакай гимназиясенең 5 нче А сыйныфы укучылары үзләре шефлыкка алган 1 нче сыйныф укучыларын “Яхшылык турында әкият” спектакле белән куандырдылар. Беренчеләр әкиятне дә, артистларның уйнавын да яраттылар. Сәхнә бизәлеше, костюмнар да бик килешле иде, бишенчеләр нык тырышканнар.
Нет комментариев