Бу көннәрдә районыбызда Май чабу бәйрәмнәре гөрләп узды.
Шәһәребезнең 13 нче “Рябинка” балалар бакчасы да рус халкының милли йоласын күңелле итеп оештырды.
“Балалар һәм әти-әниләр скоморохлар, Убырлы карчык, Кар бабай һәм Яз кызы белән бергә халык уеннарында, бәйгеләрдә җырлап-биеп күңел ачтылар. Кышны озатып, Язны каршы алганнан соң, бергәләп коймаклар белән тәмләп чәй эчтек”, – ди бакча мөдире Әлфия Шәфыйгуллина.
Нет комментариев