Азнакай 5 нче урта мәктәбе базасында “Үсеш ноктасы” үзәкләренең нәтиҗәлелеген күтәрү буенча мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре катнашында семинар узды.
“Белем бирүнең сыйфатын яхшырту йөзеннән районыбызда “Заманча мәктәп” федераль проекты гамәлгә ашырыла. 5 нче мәктәп былтыр әлеге проектка керде. Семинарда Җиңү бистәсе мәктәбе директоры Луиза Ермакова, Азнакай 5 нче һәм 2 нче урта мәктәпләре директорлары Люция Солтанова һәм Лена Гыйззәтуллина “Үсеш ноктасы” үзәкләренең эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Практик өлештә 8 нче сыйныф укучылары робототехника буенча эшләрен тәкъдим иттеләр. Педагоглар Динарис Вәлиев һәм Неля Камилова үзәктәге җиһазларның мөмкинлекләре белән таныштырдылар”, – ди мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Әхмәдишина.
Нет комментариев