Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
МӘГАРИФ. «Һөнәр иясе»

Азнакайның иң яхшы укытучылары һәм тәрбиячеләре билгеләнде

Азнакайда “Ел укытучысы” һәм “Ел тәрбиячесе” республика бәйгеләренең муниципаль турына нәтиҗә ясалды.

Иҗади эшләүче педагогларга ярдәм итү, укытучы хезмәтенең абруен күтәрү, белем һәм тәрбия бирүнең заманча педагогик алымнарын ачыклау максатын күз уңында тоткан әлеге бәйге сигез мәйданчыкта барды, анда 50 педагог үз осталыгын сынады.

Бүген “Тау” яшьләр үзәгендә район күләмендә җиңү яулаган укытучылар һәм тәрбиячеләрне бүләкләү тантанасы узды. Иң оста педагоглар район башлыгы Марсель Шәйдуллин, район Советы аппараты җитәкчесе Эльвира Галиева, мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гыйләҗева, Азнакай районы хәрби комиссары Руфат Гайнетдинов һәм “Сугышчан хәрәкәтләр ветераннары” иҗтимагый оешмасы рәисе Илсур Идиятов кулыннан акчалата грантлар алдылар.

“Педагогик дебют” номинациясендә (яшь белгеч) 1 нче мәктәптән Миләүшә Кәримова, “Ел укытучысы” номинациясендә 2 нче мәктәптән Альбина Агишева беренче урынга лаек булдылар.

19 нчы “Тамчыкай” балалар бакчасыннан Алсу Игътисамова “Ел тәрбиячесе” бәйгесенең район этабы җиңүчесе булып танылды. Татар телендә белем бирүче тәрбиячеләр арасында 18 нче “Улыбка” балалар бакчасыннан Резида Шәрифуллина җиңү яулады.

Җитәкчеләр “Иң яхшы татар теле укытучысы” бәйгесендә беренче булган 2 нче мәктәп укытучысы Фәридә Мөхлисованы да тәбрикләделәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев