Азнакайның яшь инженерлары — республика чемпионаты призерлары
МӘГАРИФ. «Һөнәр иясе»

Азнакайның яшь инженерлары — республика чемпионаты призерлары

Казан милли тикшеренү технология университетында «Физик-химик алгарыш» республика инициативасы кысаларында гамәлгә ашырылучы «Технологик алгарыш территориясе» белем бирү проектына старт бирелде.

Әлеге проект физика һәм химия законнарын коры теория рәвешендә генә өйрәнү түгел, ә аларның сәнәгатьтә, югары технологияләрдә һәм көндәлек тормышта ничек кулланылуын күрсәтүне күздә тота.

Чара барышында укучылар командаларга берләшеп, үзләрен инженер-тикшеренүчеләр ролендә сынап карады һәм үз проектларын эшләде.

Чемпионатта Азнакайның 8 нче мәктәбе командасы да уңышлы чыгыш ясады. Педагог Галия Сәлифова җитәкчелегендә укучылар тирән белемнәрен, иҗади фикерләүләрен һәм катлаулы мәсьәләләргә стандарт булмаган чишелешләр таба белүләрен күрсәтте һәм чемпионат призерлары исемлегенә керде.


Нет комментариев