Азнакай шәһәренең 6 нчы «Звездочка» балалар бакчасында «Мин һәм минем бишегем» дигән кул эшләре конкурсы узды.
1-15 ноябрь көннәрендә Гаилә елына багышланган чаралар һәм «Бишек җырлары җырлансын» проекты кысаларында Азнакай шәһәренең 6 нчы «Звездочка» балалар бакчасында «Мин һәм минем бишегем» дигән кул эшләре конкурсы узды.
Оештыру комитетына ата-аналарның һәм барлык яшь төркемнәрендәге балаларның уртак эшләре керде.
Нәтиҗәдә, өч номинация буенча җиңүчеләр ачыкланды: «Теманы ачуга стандарт булмаган якын килү», «Тирән эчтәлек», «Иң яхшы иҗади тәкъдим итү».
Нет комментариев