Гадәттәгечә, быел да Яңа ел бәйрәме алдыннан “Бердәм Россия”нең Азнакай җирле бүлеге “Балалар бакчасына уенчык бүләк ит” акциясен оештырды.
Азнакай Мәдәни үзәк директоры Гүзәл Николаева «Арарат» әрмән милли-мәдәни автономиясенең җирле бүлеге җитәкчесе Левон Восканян белән берлектә Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм депутатлар корпусы, учреждение һәм оешма җитәкчеләре исеменнән барлык балаларны, ата-аналарны якынлашып килүче Яңа ел белән котлап, шәһәрнең “Сандугач” балалар бакчасына уенчыклар бүләк иттеләр.
Мәктәпкәчә учреждение коллективының, биредә тәрбияләнүче сабыйларның шатлыгына чикләр булмады. Нәниләр җитәкче абыйларына рәхмәт сүзләрен үзләренең җыр-биюләре, шигырьләре аша белдерде.
Нет комментариев