Азнакайда әти-әниләр янә парта артына утырды
Бөтенроссия акция кысаларында чыгарылыш сыйныф укучыларының ата-аналары математикадан имтихан тапшырдылар
4 нче лицей базасында үткән акциядә 11 нче сыйныфны тәмамлаячак егет-кызларның әти-әниләре, җитәкчеләр һәм педагоглар да катнашты. Башка еллардан аермалы буларак, быел аларга төп дәүләт имтиханын (ОГЭ) язып карау мөмкинлеге дә тудырылды.
– Әлеге чараның максаты – ата-аналарга имтихан процедурасы белән якыннан танышырга ярдәм итү. Ул имтихан белән бәйле психологик киеренкелекне булдырмау өчен дә кирәк, – ди мәгариф идарәсе методисты Гөлназ Шәмсиева.
Имтихан тапшыру пунктына әти-әниләр, балалар кебек үк, телефоннарын, башка әйберләрен калдырып, паспортларын күрсәтеп, тикшерү җайланмасы аша үттеләр. Классларга бүленгәч, оештыручылар имтихан тотучыларга бланкларны ничек тутырырга кирәклеген аңлаттылар, имтиханга күпме вакыт бирелүе, үзең белән нәрсә алып керергә яраганлыгы турында сөйләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев