Азнакай укучысы –  республика слеты җиңүчесе!
МӘГАРИФ. «Һөнәр иясе»

Азнакай укучысы – республика слеты җиңүчесе!

Казанда «Байтик» балаларны савыктыру-белем бирү үзәгендә яшь натуралистларның республика слеты узды.

Анда районыбыз данын химия һәм биология укытучысы Ләлә Гаязова җитәкчелегендә Актүбә бистәсенең 2 нче мәктәбе укучылары яклады һәм югары нәтиҗәләргә иреште.

«Иң яхшы фәнни-тикшеренү эше» номинациясендә 10 нчы сыйныф укучысы Олег Максютин беренче урынны яулады. Шул ук номинациядә 10 нчы сыйныф укучысы Илдан Хөснуллин икенче урынга лаек булды.

14 яшькә кадәрге катнашучылар арасында 6 нчы сыйныф укучысы Радель Габдуллин икенче урынны алды.


Нет комментариев