Азнакай укучылары математика буенча имтихан тапшырып карады
МӘГАРИФ. «Һөнәр иясе»

Азнакай укучылары математика буенча имтихан тапшырып карады

Шәһәрнең 5 нче мәктәбе базасында «Барысын да белем хәл итә: белгеч белән аңлашыйк» дигән төбәк акциясе узды. Анда районыбызның 61 чыгарылыш укучысы катнашып, математика фәне буенча белемнәрен сынап карады.

 

— Әлеге акциянең максаты — 11 нче сыйныф укучыларын Бердәм дәүләт имтиханын үткәрүнең төп үзенчәлекләре белән таныштыру, укучыларның әзерлек сыйфаты турында объектив мәгълүмат алу, — ди БДИ буенча муниципаль координатов Миләүшә Галимҗанова. — Материалларны математика укытучылары тикшереп, соңыннан укучылар белән анализ ясаячаклар.

Михаил Ануфриев — 5 нче мәктәп укучысы.

— Рус теле, математикадан кала, әдәбият, җәмгыять белеме буенча имтихан тапшырачакмын. Бернинди дә дулкынлану юк, — ди ул.

#образованиетатарстан #ГИА2024 #сдаемвместетатарстан #сдаемвместе2024 #готовимсявместерт #готовимсякГИА

 

 

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев