Азнакай укучылары Казан дәүләт аграр университетында “Мин – булачак галим!” бәйгесендә катнашты
Казан дәүләт аграр университеты базасында “Мин – булачак галим!” республикакүләм фәнни бәйгесенең йомгаклау этабы узды. Анда Азнакай районы мәктәпләреннән килгән укучылар да актив катнашып, үзләренең фәнни проектларын тәкъдим итте.
Азнакай районы укучылары төрле темаларга әзерләнгән фәнни эшләрен тәкъдим итте. Күпләр өчен бу зур аудитория алдында беренче җитди чыгыш тәҗрибәсе булды.
Бәйгедә җиңүчеләр арасында Азнакай укучылары да бар:
Актүбә бистәсе 2 нче мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы Радель Габдуллин “Розарий – ясалма экосистема. Экологик әһәмияте” проекты белән җиңүче булды.
Мәлбагыш мәктәбеннән Альбина Алчинова “Кызыл канәферләр – Бөек Җиңү символы” хезмәте белән югары бәя алды.
Шул ук мәктәптән Аяз Сәитов майлы торма орлыгы экстрактының күгәрек гөмбәләре барлыкка килү һәм аларның үсешенә тәэсирен өйрәнгән фәнни эше белән шулай ук җиңү яулады.
Соңыннан укучылар университет лабораторияләрендә булып, укытучылар, галимнәр белән аралаштылар, заманча җиһазлар белән таныштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!