Әлмәт районының “Солнечный” балалар ял лагерында яшь геологларның lX республика ачык кыр олимпиадасы узды.
Анда Кырымнан һәм Татарстаннан 34 команда көч сынашты. Азнакай районы данын Актүбә бистәсенең 1 нче урта мәктәбе командасы яклады.
Командалар нефть геологиясе нигезләре, радиометрия, магниторазведка, палеонтология һәм башка юнәлешләр буенча бәйге тоттылар.
Кискен көрәштә актүбәлеләр сынатмады: Федотова Кира, Яркова Анастасия "Радиометрия" буенча 4 нче урынны, Федотова Кира, Галиуллин Радмир, Шәмсетдинов Айдаш, Синявский Артем “Кыр тукталышын оештыру” буенча 5 нче урынны, Фазлеев Тамир, Соколова Дарья “Геологик һәйкәлне сүрәтләү” буенча 2 нче урынны яуладылар. Гомуми команда зачетында безнекеләр 6 нчы урынга чыкты.
Команда җитәкчесе, география укытучысы Зинира Шәмсетдинова “Мактаулы остаз” билгесе белән бүләкләнде.
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев