«Сәләт-Азнакай» клубы укучылары шәһәребезнең Җиңү паркында «Әкиятләр буйлап сәяхәт» исемле квест-уен оештырды.
Балалар 7 станция уздылар. Алар әкиятләрне искә төшерделәр, рәсемнәр ясадылар, театраль тамаша куйдылар, җырладылар, биеделәр, төрле уеннарда катнаштылар.
Нәтиҗәдә, кызларның “Акулалар” командасы җиңде. Малайларның “Пилмәннәр” командасы икенче урынга чыкты. Соңыннан аларга тәм-томлы бүләкләр таратылды, дип хәбәр итә мәгариф идарәсе.
Нет комментариев