18 мартта Азнакай 5 нче урта мәктәбе базасында “Әти-әниләрнең БДИ тапшыру көне” Бөтенроссия акциясе уздырыла.
“Акциядә 2023 елгы чыгарылыш укучыларының әти-әниләре катнаша. Алар балалары урынында булып карап, рус теле буенча бердәм дәүләт имтиханы процедурасын башыннан ахырына кадәр узачаклар“, - ди БДИ буенча муниципаль координатор Миләүшә Галимҗанова.
Акция имтиханга әзерлек барышында була торган психологик киеренкелекне йомшартуга юнәлдерелгән.
Биремнәр кыскратылган вариантта һәм аларны язу өчен 1 сәгать вакыт бирелә.
Нет комментариев