Актүбә укучылары «ХимБиоФест«та икенче урын яулады
МӘГАРИФ. «Һөнәр иясе»

Актүбә укучылары «ХимБиоФест«та икенче урын яулады

24 октябрьдә Казанда «Физик-химик алгарыш» республика проекты кысаларында «ХимБиоФест» фестивале узды.

Анда Актүбә бистәсенең 2 нче мәктәбе командасы да катнашты. Укучылар үзләренең белемнәрен, логик фикерләүләрен һәм катлаулы мәсьәләләрдә нәтиҗәле карарлар таба белүләрен күрсәтте. Укытучылары Лениза Степанова җитәкчелегендәге команда республика фестивалендә икенче урынны яулады.

Укучыларны һәм аларның остазларын әлеге уңышлары белән котлыйбыз! Яңа проектлар, кызыклы ачышлар һәм киләчәктә дә матур җиңүләр телибез!


Нет комментариев