Актүбә бистәсе укытучысы Бөтенроссия съездында катнашты
МӘГАРИФ. «Һөнәр иясе»

Актүбә бистәсе укытучысы Бөтенроссия съездында катнашты

Сочи шәһәренең “Сириус” белем бирү үзәге базасында биология укытучыларының Бөтенроссия съезды узды.

Съезд эшенең төп юнәлеше – «Россия Федерациясендә биологик белем бирүне үстерү концепциясе» буенча фикер алышу иде. Аның эшендә Россиянең 80 төбәгеннән һәм якын чит илләрдән – Әрмәнстан, Беларусь, Иран, Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан вәкилләре, биология фәненнән белем бирүчеләр, өстәмә белем бирү системасы хезмәткәрләре, педагогик югары уку йортлары укытучылары катнашты.

Биология укытучылары съездында шулай ук РФ Президенты ярдәмчесе, физика-математика фәннәре докторы Андрей Фурсенко да булды.

Укытучыларның Бөтенроссия съезданда, бәйге нигезендә сайлап алынып, Актүбә бистәсенең 1 нче мәктәбе география һәм биология укытучысы Зинира Шәмсетдинова да катнашты.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев