6 нчы ТОС җирлегендә гимназия укучылары табиб белән очрашты
МӘГАРИФ. «Һөнәр иясе»

6 нчы ТОС җирлегендә гимназия укучылары табиб белән очрашты

Бүген шәһәребез гимназиясендә өлкән сыйныф укучылары белән бик кызыклы да, файдалы да очрашу узды.

Аны шәһәрнең әлеге уку йорты урнашкан 6 нчы ТОС җитәкчесе Рәсимә Рәхмәтуллина оештырды. Очрашу Бөтендөнья Сәламәтлекне саклау көненә багышланды. Табиб-методист Роберт Каһарманов егет-кызларга аварияләр, һәртөрле кискен вакыйгалар, гадәттән тыш хәлләрдә беренчел медицина ярдәме күрсәтү ысуллары хакында бәйнә-бәйнә аңлатты, манекеннарда практик күнекмәләр үткәрде. Гимназия укучылары, укытучылар шундый актуаль темага очрашу оештыручыларга бик рәхмәтле калды, табибтан үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар да алдылар.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев