Тымытык авылы Сабан туенда мотоблокларда узыштылар
Тымытык авылындагы Сабантуй мәйданы быел да үзенә күпләрне җыйган.
Иртәдән туган-тумача, авылдашлар, бәйрәм кунаклары хәл-әхвәл белешә, бер-берсен бәйрәм белән котлый... Авыл халкын район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, җирлек башлыгы Эльвира Гыйләҗева, район-шәһәр ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов, депутат Роберт Галиев тәбрикләп, изге теләкләрен җиткерделәр.
Бәйрәмдә авыл үсешенә лаеклы өлеш керткән өлкән яшьтәге апа-абыйларга районыбызның 90 еллыгы медальләре тапшырылды.
Авыл уңганнары - крестьян фермерлык хуҗалыкларында эшләүчеләр, юбилярлар, җирлек зиратларын төзекләндереп, карап торучыларның да урыны мәйдан түрендә булды. Аларның барысына да Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырылды.
Милли уеннар - һәр Сабан туеның йөзек кашы, әлбәттә. Тымытыклылар авыш баганага менүдә, кул көрәшендә, милли көрәштә, таяк тартуда бик теләп катнашты.
Биредәге Сабантуйның үзенчәлегеге - мотоблоклар ярышы булгандыр. Анда җиңүчегә тәкә бүләк иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев