Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КУЛЛАНУЧЫ ПОЧМАГЫ

Чәйнекне гарантия буенча алмадылар

Кибеттән электр чәйнеге сатып алганда гарантия срогы алты ай дигән язу бирделәр.

Бу вакыт үткәч, ул эшләми башлады. Товар паспортын һәм гарантия талонын укып карасам, анда җитештерүчезаводның товарга гарантия срогы унике ай дип язылган. Кибеттә исә, алты ай үткән дип, акчаны кире кайтарудан баш тарттылар. Бу очракта мин нишләргә тиеш?

Ринат Сабуров

Газета укучыбызның әлеге соравын ТР буенча Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт районы буенча бүлегенә җибәреп, белгечләрдән түбәндәге җавапны алдык.

– Бу очракта сатучы хаклы түгел, чөнки «Кулланучылар хокукларын яклау турында» канун нигезендә җитештерүче гарантия срогын билгеләргә хокуклы. Бу – товарда кимчелек ачыкланган очракта, сатучы кулланучының таләпләрен канәгатьләндерергә, шул исәптән товарны алыштырырга яки аның өчен акчаны кире кайтарырга тиешле вакыт.

Товарга җитештерүче тарафыннан гарантия срогы билгеләнмәгән икән, моны сатучы билгели ала.

Әмма ул гарантия вакытын җитештерүче завод билгеләгәнгә караганда азрак срокка куя алмый. Закон буенча ул товарга гарантия вакытын арттыра, ягъни өстәмә йөкләмәне кабул итә генә ала.

Бу очракка килгәндә, монда сатучы гамәлләрендә кулланучылар хокукларын яклау турындагы гамәлдәге законнарны бозу күздә тотыла.

Кулланучыга законлы хокукларын үтәү таләбе белән сатучыга дәгъва җибәрергә киңәш ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев