Хәйруллиннар гаиләсендә икеләтә бәйрәм
Азнакайда яшәүче безнең өчен бик тә кадерле булган әниебез Венера Латыйп кызы һәм әтиебез Рәис Шәйдулла улы Хәйруллиннарны гомер бәйрәмнәре белән тәбриклибез.
Сезгә имин тормыш, бәхетле картлык, иң мөһиме күңел тынычлыгы, тигезлек һәм сәламәтлектә, тормышыгызга ямь өстәп, авырмый яшәвегезне телибез. Безне, ике балагызны үстереп, зур тормыш юлына бастырдыгыз.
Киләчәктә балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп яшәргә язсын. Барысы өчен дә мең-мең рәхмәт, әти-әни.
Әтиебезнең 1 сентябрьдә туган көне, шулай ук 2 сентябрьдә бергә гомер итүегезгә 65 ел тулу уңае белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Тормыш авырлыкларына бирешмичә, бер-берегезгә терәк булып, кайгы-шатлыкларны уртаклашып, пар күгәрченнәрдәй матур яшәгез. Шушы матур тормышны булдыру өчен тырыштыгыз, инде рәхәтен дә күрегез!
Сезне котлап: кызларыгыз Илсөяр, Эльвира, кияүләрегез Илдус, Роман, оныкларыгыз, оныкчыкларыгыз.
Актив хәбәрчебез, районыбызда билгеле нефтьче, диңгез флоты ветераны Рәис ага Хәйруллин гаиләсенә әйтелгән теләкләргә “Маяк” редакциясе коллективы да ихластан кушыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев