Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Туган көнең котлы булсын!

Чубар Абдул авылында яшәүче кадерле әтиебез, бабабыз АВЗАЛОВ Таһир Шәрәфетдин улына 3 апрель көнне 89 яшь тула.

Ул яшьли ятим калып, авырлыклар, сынаулар аша үтеп авылда тормыш корган. Әни белән биш бала үстереп, олы тормыш юлына чыгардылар. Эш сөючән, ярдәмчел, кунакчыл, олы йөрәкле, изге күңелле кадерлебезне гомер бәйрәме белән котлыйбыз. Безне кайгыртып, киңәшләреңне биреп, җыеп торганың өчен мең рәхмәт сиңа. Аллаһы Тәгалә сине сәламәтлектән аермасын, бәрәкәтле озын гомер, җан тынычлыгы насыйп итсен.

Киләчәктә дә балаларыңның, оныкларыңның игелек-шәфкатен күреп, бәхетләренә сөенеп, кадер-хөрмәттә кайгы-хәсрәт күрми яшәргә язсын. Озын гомер бирсен Ходай, Кояш сиңа бирсен яктылык. Барлык балаларың, оныкларың Китерсеннәр бары яхшылык.

Иң изге теләкләр белән: балаларың Нурислам-Гөлия, Тәбрия, Рамил-Тәслимә, Тәнзилә, Илдус, 16 оныгың һәм 17 оныкчыгың

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев