Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Теләкләрнең иң изгесе – сиңа!

 Бүген безнең газиз кешебез, кадерле әниебез, әбиебез ГАЛӘВЕТДИНОВА Фәүзия Нурми кызы 65 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Әни, әниебез! Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән иң зур, кадерле бүләгебез! Сөбханалла, ихлас күңелле, тырыш, ярдәмчел, якты, нурлы кешебез син.

Гомереңнең 40 елын медицина өлкәсенә багышладың. Хезмәтеңнең һәр көнен игелекле, нигезле итеп башкардың. Безгә, кешеләргә үрнәк булдың.

Кадерле әниебез! Туган көнеңне каршылаган шушы ямьле мизгелләрдә күңел түребездә булган иң якты теләкләребезне юллыйбыз! Аллаһы Тәгалә иман ныклыгы, тән сихәтлеге, сәламәтлек, күңел тынычлыгы насыйп итсен. Тормышың бары шатлыклы мизгелләрдән төзелсен иде! Әтиебез, күз нурыбыз белән инде 45 ел бергә тигезлектә, муллыкта, имин тормышта яшисез. Алга таба да Аллаһ насыйп итеп, бергәләп, балаларың, оныкларың һәм оныкчыкларың янәшәсендә озын гомер кичерергә язсын!

Рәхмәт сиңа, Әни! Барысы өчен!

Сине яратып, тормыш иптәшең Фәрит, балаларың Эрик, Эдик, Альбина, киявең Наил, оныкларың Раил, Аделина, Әминә hәм барча туганнарың

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев