Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Теләкләрнең иң изгесе – сиңа!

 14 апрель көнне безнең кадерле әтиебез ГАЗИЗОВ Миңнулла Халик улының туган көне.

Сине ихлас күңелдән туган көнең белән котлыйбыз.

Әти, булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бетерерлек түгел. Син безнең таянычыбыз да, ышанычыбыз да, яклаучыбыз да, киңәшчебез дә. Үзеңә мең рәхмәтләр укып, озын гомер, җан тынычлыгы, иман байлыгы телибез!

Әти! Сез әниебез Әлфия белән матур тормыш корып, безне бар көчегезне, җаныгызны биреп үстердегез. Гомер юлың җиңелләрдән булмады, Чернобыль авариясен бетерүдә катнашып, сәламәтлегеңне югалттың, шуңа да карамастан яшәүгә көч табып, бүген дә арабызда иң кадерле кеше булып гомер кичерәсең. Әниебез Әлфиянең кайгыртучанлыгын, ярдәмен күреп тигез, матур яшәдегез. Хәзер инде әниебез арабызда булмаса да, аның кылган яхшылыклары, якты истәлеге күңелләрдә мәңге саклана.

Әти!

Яшә әле бер дә бирешмичә,

Баш имичә кырыс җилләргә.

Яшә җирдә язгы гөлләр булып,

Терәк булып безнең иңнәргә.

 

Балаларың, оныгың

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев