Күктәкә авылында гомер итүче кадерле тормыш иптәшем, әниебез, әбиебез Миңнеголова Зөлфия Җәүдәт кызының 21 ноябрьдә гомер бәйрәме – 60 яшьлек юбилее.
Кадерлебез, сине ихлас күңелдән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Сиңа гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Киләчәктә дә сәламәтлек, җан тынычлыгы, тигезлек, яңадан-яңа куанычлар, мул тормыш телибез. Әрнү-сагыш белмә, балаларыңның, оныкларыңның игелекләрен күреп, әтиебез белән тигезлектә бергә-бергә күңелле итеп яшәргә Ходай насыйп итсен.
Без телибез сиңа озын гомер,
Шатлыкларның иң-иң олысын.
Көннәрнең дә бәхетлесен генә,
Ә гомернең якты, нурлысын.
Иң изге теләкләр белән: әниең Хөмәйрә, тормыш иптәшең Илгизәр, балаларың Илнар-Резеда, Илнур-Айгөл, оныкларың Залина, Самина, Амелия һәм барлык туганнарың
Нет комментариев