Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Теләкләрнең иң изгесе – әниебезгә!

Түбән Якый авылында ишле гаиләдә туып-үскән, гомерен Азнакайның 6 нчы мәктәбендә укучыларга башлангыч белем бирүгә багышлаган иң кадерлебез Йосыпова (Гатиятуллина) Гөлүсә Шәрип кызына 2 март көнне 70 яшь тула.

Әниебез Гөлүсә һәм әтиебез Алмас безгә һәрчак үрнәк булдылар, тырыш хезмәт куйдылар. Туганнарыбыз, гомумән кешеләргә ачык йөзле, киң күңелле, ярдәмчел иделәр.

Әниебез хәзер дә һәркемгә авыр чакларда ярдәмгә ашыга, ныклы терәк була белә.

Еракларда яшәсәк тә, әниебез белән хәбәрләшмәгән бер көнебез юк. Аның тавышын ишетү безнең өчен зур куаныч, яшәргә көч бирә.

Алдагы елларда да әниебез сау-сәламәт булсын, әтиебез белән тигез озын гомер кичерсен. Теләкләрнең иң олысы шул.

Кызлары Гөлназ, уллары Альберт, кияүләре Мурат, киленнәре Регина, оныклары Тимур, Ансар, Малик, Амалия. Дубай-Мәскәү

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев