Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Раштуа бәйрәме белән котлады

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстанда яшәүче православие дине вәкилләрен Раштуа бәйрәме белән котлады.

Фото: Татар-информ

«Православие динендәге хөрмәтле ватандашлар!

Сезне тантаналы Раштуа бәйрәме уңаеннан тәбрик итәм.

Бу бәйрәм дин тотучыларның күңелендә якты өметләр, рухи яңарышка, игелеккә һәм шәфкатьлелеккә омтылыш хисләре уята. Хәзерге авыр сынаулар чорында җәмгыятьтә мондый изге гамәлләргә ихтыяҗ тагын да арта, милләтенә һәм диненә карамастан, һәркем аларны йөрәгенә якын кабул итә.

Раштуа — зур дини бәйрәм булу белән беррәттән, кешенең якыннары, газизләре турында кайгыртуы ни дәрәҗәдә мөһим булуын янә бер кат раслый торган гаилә бәйрәме дә. Бу исә гаиләне, аның традицион рухи хәзинәләрен яклауны киңрәк җәелдерү максат итеп куелган Гаилә елында аеруча тирән мәгънәгә ия.

Узган елда республиканың православие динен тотучылары тормышында зур вакыйгалар булды. Дин гыйлеме бирелә торган илдәге иң борынгы учреждениеләрнең берсе — Казан дини семинариясенең 300 еллыгын бәйрәм итү шул чараларның иң әһәмиятлесе булды. Башкалабызда күпсанлы кунаклар, дин әһелләре, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашуында узган Татарстан Республикасы православие җәмәгатьчелегенең V форумында соңгы еллардагы үсешкә йомгак ясалды.

2024 ел хәерле эшләргә шулай ук бай булыр, игелек юлында ирешкән казанышларыбыз күңелебезгә нур һәм сөенеч өстәр дип ышанам.

Сезгә чын йөрәктән бәйрәмчә күтәренке рух, бәхет, иминлек һәм уңышлар телим», — диелә котлау текстында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев