Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Россия матбугаты көне

Матбугат һәрвакыт җәмгыять белән тыгыз элемтәдә. Тормышның һәр ягын яктыртып, безне хәбәрдар итә. «Маяк» газетасы да районыбызда кайнап торган тормышны яраткан укучыларына күрсәтер өчен күп көч куя.

13 гыйнвар — Россия матбугат көне.

Вакытлы матбугат, массакүләм мәгълүмат чаралары (ММЧ) хезмәткәрләре, журналистлар 1991 елдан бирле һөнәри бәйрәмен билгеләп үтәләр.

Аның тарихы Петр I заманына барып тоташа: 321 ел элек «Ведомости» беренче Россия басма газетасы чыккан. Иң кызыгы — патша басманы чыгаруда үзе дә катнашкан. Ул чыгарыласы язмаларны сайлап алган, тәрҗемә сыйфатын бәяләгән һәм хаталарга тикшергән.

Совет чорында исә бәйрәм 5 май көнне билгеләп үтелгән. Ул 1922 елда «Правда» совет газетасы чыгу белән бәйле һәм Совет матбугаты көне дип аталган. Бары 1991 елда гына әлеге бәйрәмне тиешенчә 13 гыйнвар үткәрә башлыйлар.

Район яңалыкларын белергә, каләм осталарының иҗат җимешләре белән танышырга теләсәгез, үзебезнең «Маяк» газетасына язылыгыз һәм социаль челтәрләрдә күзәтегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев